Гаилә ул – якын, кадерле кешеләребез, ярата, үрнәк ала, кайгырта, яхшылык һәм бәхет тели торган кешеләребез. Нәкъ менә гаиләдә яратырга, җаваплылык тоярга, хөрмәт итәргә, бер-беребез турында кайгыртырга өйрәнәбез дә инде.
Бөреле авыл җирлегендә бу гаилә бәйрәмен билгеләп үтү матур гадәткә әйләнде. Быел да мәдәният йорты белән авыл китапханәсе коллективлары “Барыбыз да өйдә булгач, җан тыныч” дигән кичә оештырдылар. Бәйрәм биш яшьлек Аня Самойлованың гаилә турында шигырь укуыннан башланып китте. “Хоровод”, “Мы вместе” җырларын Варвара һәм Таисия Марченколар башкарды. Күңелле викториналарда балалар да, әти-әниләр, әби-бабайлар да катнашты. Чә-чәкләр, туганлык җепләре турындагы сорауларга бик тиз һәм дөрес җавап бирделәр, “Халык әйтсә, хак әйтә” дигән конкурста гаилә фольклорын белүләрен күрсәттеләр. “Тегүче”, “Золушка”, “Бозны эрет”, “Бергә атлау күңелле” дип аталган команда ярышларында катнашырга балалар атлыгып торды. Конкурсларда җиңү-челәр татлы бүләкләр алды, ә калганнар күтә-ренке кәефкә ия булды, гаиләләренә ныклык, мәхәббәт һәм тугрылык теләп әйтелгән сүзләрне кабул итте.