22 нче июльдә Яңа поселок мәдәният йортының кече залы кунакларны тантаналы төстә каршы алды. Чөнки бугенге кунаклар гади кунаклар гына түгел, әти-әниләренә бәхет, шатлыкка өстәп, матди ярдәм дә алып килүче нәни бәбиләр иде.
…..Бүлмә түренә урта бер җирдә талдан үрелгән бишек эленгән. Ә бишек эчендә нәни «бәби» йоклый… Бүлмәгэ Ленар Сәйфиев башкаруында «Тал бишек» жыры агыла. Менә кунаклар да җыела башлады. Алар бүгенге бәйрәм чарасының төп гаеплеләре: Сәмәкәй, Новый поселогы, Сосновый Бор, Татарстан совхозыннан килгән иң нәни кунаклар, әти-әниләре, туган тумачалары, дәү әниләре.
Бәйрәмгә район ЗАГС мөдире Мостафина Эльвира Ринатовна һәм пенсия бүлеге идарәсеннән Резедә Назаровна Мөхәммәтшина чакырылган иде. Алар бәхетле әти-әниләрне тәбрикләп Ана капиталы сертификаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм күңелле узды, кунаклар уңай тәэсирләр алып, бу чараны оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп, кәнәгатьләнү хисе белән таралышты.