Күркәм традиция буенча һәр елның 13нче июлендә Албай авылында Питрау бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмдә авылдашлар гына түгел, шәһәрдән, башка авыллардан килгән кунаклар күп катнаша. Мака тау итәгендә бәйрәм җыр-моңнарга күмелеп,төрле кызыклы уеннар уйнатылып үрелеп бара.
Авыл җирлеге башлыгы Иван Крешков һәм сәркәтип Анна Абрамова бу бәйрәмгә аерым дулкынлану белән әзерләнәләр. Чөнки бу көнне алар юбиляр гаиләләрне тәбриклиләр. Быел алар арасында җирлекнең хөрмәтле гаиләләре - алтын юбилярлар Иван-Ольга Филипповлар, көмеш юбилярлар Григорий-Елизавета Тимофеевлар, Николай-Клара Шалдымовлар. Алар барысы да авыл җитәкчелегенең матур теләкләренә, бүләкләренә, күрсәтелгән игътибарына зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Әйтергә кирәк, бәйрәмдә шулай ук иң яшь һәм иң өлкән кунак та бүләкләнә.