Акбүре авыл җирлеге Сөлчә Баш авылында яшәүче Мухтарова Гөлсем апага 90 яшь

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

Озак яшәү серләрен без Кавказ халыклары гына белә дибез. Ләкин андыйлар безнең арада да очрый. 21 нче июль көнне Акбүре авыл җирлеге Сөлчә Баш авылында яшәүче Мухтарова Гөлсем апага 90 яшь  булды. Аны туган көне белән котлап КФХ “Ахмәтвәлиева” җитәкчесе Гөлчәчәк Гусман кызы һәм Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Мәхмүт улы үзләренең изге теләкләрен теләделәр, бүләкләрен бирделәр. Озын, исәнлекле  гомерләр сиңа, Гөлсем апа! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International