Гаилә кеше өчен hәр вакытта да иң кадерле булып кала, hәр кешенең үз гаилә бәхете: ирешелгән уңышлар, шатлыклар, бер-береңә тугрылык, эчкерсезлек, бер-береңә мәхәббәт аңлату, балаларның шат көлүен ишетү, оныклар көтү

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Лаеш муниципаль районы Державино авылы  жирлегенндә  дә бергә 45,50,55 ел гөмер иткән  юбиляр парларны котладылар. Парларга котлау открыткалары hәм истәлекле бүләкләр тапшырганда авыл җирлеге исеменнән җылы котлау сүзләре, матур теләкләр җиткерделәр. Узләренә карата шундый ихтибарлы мөнәсәбәт өчен шатлык тулы күз яшьләре, дулкынлану белән юбилярлар бу очрашуны оештыручыларга чын йөрәктән рәхмәт әйттеләр.Барысы 8 парны котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International