ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2014 ел
сишәмбе

2014 нче елның 15 июлендә «Космос» Яшьләр үзәге һәм Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре  яшь гаилә коручы парлар өчен «Бәхет телибез Сезгә!»  дип аталган чара үткәрделәр.  Егет –кызларга махсус бәйгеләрдә, тестларда катнашу  бер-берсен яхшырак белергә ярдәм итте. Психолог Юлия Комиссарова чыгышында  яшь гаиләдә кризис чорларын үткәреп җибәрү ысуллары турында сөйләнде. Танталы рәвештә никах теркәугә психологик яктан әзерләнү турында ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина сөйләде. Очрашуда корган гаиләләрнең озын гомерле һәм бәхетле булуы булачак ир һәм хатыннарнын бер-беренә булган мөнәсәбәтләреннән торганы ассызыкланды.       

      Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап Минзәлә районында зур бәйрәм үткәрелде. Быел Мирзаян һәм Рәйсә Хабибуллиннар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде. Медальне ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.П.Куприянова тапшырды. Шулай ук бәйрәмдә исполком җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Н.З. Гильфанов  катнашты. Ул кунакларны бәйрәм белән котлап үтте һәм Хабибуллиннар гаиләсенә Минзәлә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.


14
июль, 2014 ел
дүшәмбе

8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында район ЗАГС  бүлеге тарафыннан яңа туган баланы тәбрикләү чарасы да күздә тотылган иде.  Шушы көннәрдә көттереп алган кыз бала Олеся һәм Вячеслав Максимовлар гаиләсендә аваз салды.

Максимовлар Татар Саплыгы авылында яшиләр. 14 июльдә якты дөньяга килгән кызлары аларның гаиләдә өченче балалары. Аңа бик матур итеп, Аделина исемен сайлаганнар. Бу исем  немец теленнән “вөҗданлы, гүзәл, намуслы” дигәнне аңлата.

Аделинаның үзенннән ике олы апасы бар, алар мәктәптә укыйлар.  Хәер, әти кеше -Вячеслав кулларына ир-малай алу  өмете белән яшәсә дә, нәни кызчыгының тууына тагын да куанган.

-Иң мөһиме исән-имин булсыннар, киләчәкләре бәхетле булсын, кияүләр улларым булыр әле,-ди. –Авылыбызда бик матур итеп балалар бакчасы төзелде. Шуңа да бик куандык.

Максимовларны  әлеге олы шатлыклары белән котларга район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлсирә Галләмова килде.  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлап, ул иминлек, бәхетле тормыш теләде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең төп символы булган ромашка чәчәкләре, ЗАГС бүлегендә традициягә кергән яшь парларның бүләген - йомшак уенчык бүләк итте.

      Никахны теркәү көне өйләнешүчеләр һәм туганнары өчен дә бик әһәмиятле көн.Бу көнгә яшьләр үзләре дә, әти -әниләре һәм туганнары бик  озаклап әзерләнәләр.

      Тәтеш шәһәре хакимияте дә яшь  өйләнешүчеләр өчен шәһәр күлен үзгәрттеләр. Туй кортежын каршы алу мәйданчыгы булдырылды, “мәхәббәт һәм бәхет”  йозагын элү өчен яшьләр агачы барлыкка килде.

      Тәтеш муниөипаль  районы Башкарма комитетының  ЗАГС бүлеге дә  яшь өйләнешүчеләргә бәйрәм кәефен күтәрү өчен үзләреннән зур өлеш кертәләр. ЗАГС бүлеге тирәсендә чәчәкләр газоны, чәчәкләрдән язылган “ЗАГС” сүзе, символик “алтын балдаклар” урнаштырылды.

      Районда барлыгы 52 парның никахы теркәлде һәм 15 пар үзләренең чиратларын көтәләр.


13
июль, 2014 ел
якшәмбе

      2014 елның 8 июлендә  Чистай шәһәренең Скарятинский  бакчасында  Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган киң күләмле бәйрәм чарасында чистай гаиләләре, җәмәгатьчелек, дини власть вәкилләре катнашты.  “Чистай шәһәре” муниципаль берәмлеге  башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ның ЗАГС бүлеге начальнигы Вера  Белова- Реутина  бәйрәмгә  килүчеләрне кайнар котладылар..

      Юбиляр парга - Карповлврга медаль тапшырылды, күп балалы гаиләләрне,яңа өйләнешүчеләрне бүләкләү булды. Балалар  сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан “Барлык гаиләбез  белән  ял итәбез” исемле күргәзмә, зур концерт программасы оештырылды.  Бәйрәм бик  яхшы килеп чыкты. 


12
июль, 2014 ел
шимбә

      Баулы муниципаль районында  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтү дәвам итә. 10 июль көнне Покров Урустамак авылында  агымдагы елда туй юбилейларын билгеләп үтүче парлар катнашында тантаналы чара узды.  Бу көнне 30, 35, 40, 45, 50 ел бәхетле гомер итүче 13 гаилә котлаулар кабул итте. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

 2014 елның  12  июлендә  Чистайның  Никахлашу  сараенда   Четырчинскийлар  алтын туйларын   билгеләп   үттеләр.   Моннан  нәкъ  50 ел  элек   шул көнне  алар бер- берсен  ир  белән  хатын  дип   атаганнар.

Валентина  Ивановна  Һәм  Александр  Николаевич  үзләренә  лаек  ике  кыз  тәрбияләп  үстергәннәр.  Аларның   хәзер   менә  дигән оныклары  бар.   Болар  эби , бабай  өчен  иң   кадерле  һәм  якын  кешеләр.  Бәйрәм  көнендә  юбилярлар   ЗАГС  бүлеге  начальнигы   Вера  Николаевна  Белова- Реутинадан,  туганнарыннан,  якыннарыннан,   хезмәттәшләреннән  котлаулар  алдылар.  Традиция  буенча  алар  юбилярларның  Мактау  китабына  кул  куйдылар,  алтын  балдаклар  алмаштылар.  “Яшь  өйләнүчеләр “ хөрмәтенә  юбилей  вальсы  яңгырады.  Бу искиткеч  күркәм  бәйрәм  булды!

Күп  вакыт  үтүгә  карамастан,  әлеге  парлар  бер-берсенә  булган  ярату   һәм  җылылык  хисләрен  югалтмаганнар.  Бу  якты  һәм  эчкерсез  мәхәббәт  аларга  һәрчак  ярдәм  иткән,  ул  аларның  узган  юлларында  алтын  эз  булып  балкый. Әлеге  мөлаем  һәм  матур  парга  карап  тулы  ышаныч  белән:  “Мәхәббәт  яшькә  карамый!  Мәхәббәт  могҗиза  тудырырга  сәләтле!” – дип  әйтергә  мөмкин.

Агымдагы елның 12 июль көнендә Түбән Кама муниципаль районы Иске Чишмә авыл җирлегендә “Гаиләм-гомер юлым ул....” дип исемләнгән зур бәйрәм булып узды. Әлеге бәйрәмдә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары  Лида Тартмина Глушихиннар гаиләсенә  бөтенрәсәй “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырды. Михаил Сергеевич белән Мария Алексеевна гаиләсе Иске Чишмә авылында зур хөрмәткә һәм абруйга лаек кешеләр. Михаил Сергеевич  - Бөек Ватан сугышы ветераны, тормыш иптәше Мария Алексеевна белән 1952 нче елда очрашып таныша. Узган елны алар бергә тормыш корып яши башлауларының зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә шулай ук Башуровлар һәм Синачевлар гаиләләре дә чакырулы иде. Алар авылда тәрбиягә күп бала алучы опекуннар буларак ихтирамга лаек кешеләр. Бәйрәм чараларында катнашучы авыл хезмәтчәннәрен Иске Чишмә авыл җирлеге башлыгы Мәхсүт Нәҗипов та котлап, бүләкләр тапшырды. Бәйрәм баллы, татлы сый-нигъмәтләр белән тулы чәй өстәле артында тәмамланды.    

Мамадыш районы Җөри авылында 15 нче тапкыр керәшен халкы фестивале узды. “Питрау” бәйрәме республикабыз һәм илебез халкы өчен инде күптән яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.

Бәйрәмгә илебезнең төрле почмакларыннан җыелган кершеннәр үз мәдәниятләре, тормыш рәвешләре, бүгенге көнгә кадәр сакланып калган традицияләре белән оештырылган ишегалларында таныштырдылар.

Әйтергә кирәк, ялгызаклар өчен аерым “Димче Гөрпи” почмагы эшләде. Монда теләгән һәр кеше үзе турында мәгълүмат калдырып сөйгән ярын табу мөмкинлегенә ия булды. Соңырак димче карчыклар җыелган анкеталарны барлап парлар туплыйлар. Барлыкка килгән яшь пар Питрауда танышканлык турында сертификатка  ия була, һәм киләсе ел тамашасына чакыру ала.

Ә инде иң чибәр кәләшне “Керәшен чибәре” бәйгесе узучы сәхнәдә күрергә мөмкин иде. Быел бу исемне алу өчен 10 кыз көч сынашты. Җиңүче дип Казан кызы Алинә Давыдова табылды.

Бәйрәм искиткеч зур салют белән тәмамланды. 

      Барлык юбилярларны авыл җирлеге башкарма комитеты җитәчесе котлады. Котлауны авылның яраткан ансамбле “Яблоневый ряд” дәвам итте. Оештыручылар күңелле уен “Могҗизалар кыры” әзерләгәннәр иде.  Катнашучылар җаваплар гына биреп калмадылар, узләренең очрашу-танышу тарихында сөйләделәр. Кичә күңелле дискотека белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International