12 июль көнне Яңа Усы авылында Питрау бәйрәмен билгеләп үттеләр. Питрау көне керәшеннәрнең генә түгел, районның бөтен милләтләренең яраткан бәйрәменә әверелде. Бу көнне гаиләләр белән, дуслар, якыннар белән, ерак төбәкләрдән җыелалар. Традиция буларак район халкы Яңа Усы авылының Сабантуй мәйданында җыелды.
Бәйрәм район Башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллинның котлавыннан башланды. Авыл җирлеге Башлыгы Вәсилә Игошева сүзләренчә, Питрау көнен оештыруда җирлек эшмәкәрләре, авылдашлар һәм авылда туып төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр ярдәм итә. Бәйрәмне Яңа Усы авылы егете, хәзерге вакытта театр сәнгате югары уку йортында белем алучы Артем Пискунов алып барды.
Көннең салкынча булуына карамастан, шаян уеннар һәм традиция булып киткән иң яхшы букетка, мунча себеркесенә конкурслар халыкта чын мәгънәсендә күңелле бәйрәм кәефе тудырды.
Керәшен халкы үзенең күркәм бәйрәме – Питрауны билгеләп үтте. Аны элеккедән килгән традицияләргә тугры калып, җиренә җиткереп үткәрделәр. 12 июльдә Питрауга райондашларны Нарат Асты, Ләке, Баткак авыллары җыйды.
Мамадыш районының Җөри авылында узган Питрау бәйрәмендә Сарман районы Ләке авылының "Игәнә" керәшен халык фольклор ансамбленең яшь башкаручысы - Лиана Антонова "Керәшен чибәре" республика конкурсында 2 нче урынны яулады. Ул диплом һәм акчалата бүләк белән беррәттән "Мисс Татарстан - 2015" бәйгесенә чакыру алды. Лиананы яклап чыгыш ясаган "Игәнә" ансамбле борынгы Питрау күренешен күрсәтте.
2014 елның 8 июлендә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә “алтын” юбилярларны котлау чарасы үткәрелде. Иксановлар Фәрит Канзи улы һәм Наилә Калимулла кызы хезмәт елларын Әлмәт оешмаларында эшләүгә багышлап, бугенге көндә шәһәрдә бәхетле һәм тыныч тормышта яшиләр. Алар 2 бала үстереп, хэзер оныкларны тәрбияләргә ярдәм итәләр. Юбилярлар хөрмәтенә бик күп җылы һәм матур котлаулар яңгырады,тантаналы рәвештә аларга медаль, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта, кояшта бар җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм –гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә. Алтын туйларын билгеләп узган, матур гаилә корып, тату-тигез гомер кичергән парларга Россия президенты указы нигезендә мәхәббәт һәм тугрылык медале булдырылды. Быел бу медальгә Балтач районы Яңгул авылында 62 ел бергә кулга кул тотынып, уйны уйга ялгап гомер кичерүче Гаптелбәр абый белән Нәзифә апа Гаптелбариевлар лаек булды. 2014 елның 8 июль көнендә Балтач мәдәният йортында юбилярларга медальне җылы теләкләрен юллап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гайнетдинов тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Абдуллин Р.А., шулай ук Яңгул авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Х.Гыйлманова юбилярларга матур теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук 2 номерлы балалар бакчасы нәниләре дә үзләренең матур җыр-биюләрен тамашачыларга бүләк иттеләр. Бәйрәмдә яңа тормыш башларга ниятләп гариза биргән яшь парлар да катнашты. Гаптелбәр абый белән Нәзифә апа аларга тату гаилә серләрен ачып, изге теләкләрен җиткерделәр.
2014 елның 11 июлендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда үзләренең никахларын Игорь һәм Лилия Иониннар рәсмиләштерделәр. Бу парны бар җирдә мотоциклларда байкерлар колоннасы озатып барды. Байкерлар – кияүнең дуслары –барысы да күн курткалардан. Байкерлар туе – искиткеч күрении.
8 июль — Бөтендөнья Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бу көннең символы - ромашка чәчәге. Бу заманда һәр кешегә кайтып җылынырлык учак, сыенырлык урын, тыныч почмагы кирәк. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Гаиләләр тату һәм нык булса, жәмгыятебез дә нык булыр. Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.
Шул уңайдан 8 июль көнне Саба районында яшәүче Муллазяновлар гаиләсенә медаль тапшырылды. Бүләкләү тантанасында район башлыгы – Минниханов Рәис Нургали улы, район башкарма комитеты җитәкчесенен урынбасары – Шәрәфиев Таһир Габдрахман улы, ГХАТ бүлеге начальнигы – Шайхутдинова Алсу Имаметдин кызы катнаштылар. Нәҗип абый белән Нурания апай бергә 51 ел гомер итәләр. Биш бала устереп тәрбияләгәннәр. Райондашлар арасында хөрмәт белән файдаланалар. Пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаилә бу.
Бу көнне сәхнә түрендә үзләренең фарфор һәм көмеш туйларын билгеләп узучы гаилә парлары булды. Күркәм парлар күп төрле биремнәр үтәп, мәхәббәтле парлар булуларын тагын бер кат расладылар.
Кичәнең тагын бер истәлекле мизгеле – пенсия фонды җитәксесе Г.Зиннурованың Олы Кайбыч авылында яшәүче Вәлиевлар һәм Әфләтуновлар гаиләләренә ана (гаилә) серификатын тапшыруы.
Ә ромашка чәчәгеннән торган букетлар бу очрашуның хәтирәсе булып озак елларга калыр мөгаен...
Һәр ел, Лениногорск муниципаль районы муниципаль берлеге башкарма комитеты ГХАГ бүлеге эшчеләре 8 июль “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә” багышланган тантана уздыра . Тантанада озак, бергә тормыш юлын узган гаиләләргә медальләр бүләк ителде. Бу елда “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә, Локманов Ринат Минехан улы һәм Ландыш Габбас кызы, гаиләсе лаек булды. Аларны Лениногорск муниципаль белем башлыгы, Рафикова Гөльфия Мәзит кызы тәбрикләде һәм медаль белән бүләкләде.