Лениногорск муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

      Һәр ел, Лениногорск муниципаль районы муниципаль берлеге башкарма комитеты ГХАГ бүлеге эшчеләре 8 июль “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә” багышланган тантана уздыра . Тантанада озак, бергә тормыш юлын узган гаиләләргә медальләр бүләк ителде. Бу елда “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә, Локманов Ринат Минехан улы һәм Ландыш Габбас кызы, гаиләсе лаек булды. Аларны Лениногорск муниципаль белем башлыгы, Рафикова Гөльфия Мәзит кызы тәбрикләде һәм медаль белән бүләкләде.

      Локмановлар гаиләсе бергә 26 ел гомер иткәннәр. Аларның гаиләсе бердәмлек, хезмәт соючәнлек, берберсенә һәм балаларына булган мәрхәмәтле мөнәсәбәтләре белән безнен өчен үрнәк. Үзләренең тормышын Ринат Минехан улы һәм Ландыш Габбас кызы Урмышлы авыл җирлеге клубында: Ландыш ханым – директор, ә Ринат абый - художество җитәкчесе булып эшли. Авылдашлары аларны моңлы гаилә диләр, чөнки Ринат абый үзе - баянда уйный , җырлый, ә Ландыш ханым – оста итеп бии. Алар район һәм республика күләмендә уздырылган фестиваль һәм конкурсларда катнашып, күп кенә җиңүгә лаеклы гаилә.

      Үзләренең эшләренә тугрыклы, тырыш булулары белән Локмановлар гаиләсе, уңган, сәләтле, моңлы кызлар һәм малайлар буынын тәрбияләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International