12 июль көнне Яңа Усы авылында Питрау бәйрәмен билгеләп үттеләр. Питрау көне керәшеннәрнең генә түгел, районның бөтен милләтләренең яраткан бәйрәменә әверелде. Бу көнне гаиләләр белән, дуслар, якыннар белән, ерак төбәкләрдән җыелалар. Традиция буларак район халкы Яңа Усы авылының Сабантуй мәйданында җыелды.
Бәйрәм район Башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллинның котлавыннан башланды. Авыл җирлеге Башлыгы Вәсилә Игошева сүзләренчә, Питрау көнен оештыруда җирлек эшмәкәрләре, авылдашлар һәм авылда туып төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр ярдәм итә. Бәйрәмне Яңа Усы авылы егете, хәзерге вакытта театр сәнгате югары уку йортында белем алучы Артем Пискунов алып барды.
Көннең салкынча булуына карамастан, шаян уеннар һәм традиция булып киткән иң яхшы букетка, мунча себеркесенә конкурслар халыкта чын мәгънәсендә күңелле бәйрәм кәефе тудырды.