14 яше тулган һәрбер граждан үзенең беренче паспортына ия була. Бу көн - яшь буын өчен бик куанычлы һәм жаваплы көн.
Килгән барлык кунакларга, әти-әниләргә һәм укучыларга “Казан” Гаилә үзәге буйлап экскурсия уздырылды.
Әлмәт муниципаль районы җитәкчесе Салихов М.Х. инициативасы буенча шәһәрнең юбилей көнендә - 2013 елның 3 ноябрендә туучы балаларга “Сбербанк России” бүлегендә башлангыч капитал белән счетлар ачылды.
Тантаналы рәвештә Пенсия фонды җитәкчесе Якупова Ф.А., “Акбарс-мед” саклык компаниясенең көньяк-көнчыгыш районара узәкнең директоры Шулепова А.И., “Автоградбанк” Әлмәт филиалы җитәкчесенең урынбасары Сиярбаева Л.С. катнашында икенче һәм өченче балалары туу хөрмәтенә яшь эниләргә ана капиталына сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук “Әлмәт таңнары” гәҗите үткәргән “ Иң матур пар” конкурсына йомгаклар ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.
8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу бәйрәм 2008 елдан бирле Россияда билгеләп утелә. Шул уңайдан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 12 яшь әти-әни, нәниләренең шәхес икәнлеген раслаучы беренче документны – туу турында таныклык тапшыру тантанасы булып узды. Шулай ук 4 яшь пар үзләренең мөнәсәбәтләрен законлы рәвештә теркәде, олы тормышка аяк басты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “бәхетле парларны” жылы сүз һәм “гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” символы - акчәчәк бәйләме белән котлады, бәхетле тигез тормыш теләде.
Кешелек тарихында гаиләнең үзәге булып мәхәббәт торган. Нәкъ шуңа күрә никахлашу тормышта бүгенге көнгә кадәр мөһим урынны алып тора.
2014 нче елның 9 нче июлендә Казан шәһәре Киров районнының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә буыннар бәйләнеше һәм гаилә традицияләренең әһәмиятен символлаштыру чарасы үткәрелде. Бу көнне туй маршы бер үк вакытта 2 пар өчен яңгырады: яшь парлар Михаил һәм Ольга Сергеевлар һәм "бриллиант" юбилярлар Әхмәтшиннарга.
Сергеевларның никахлары 2014 елның 9 нчы июльне билгеләнгән, ә Әхмәтшиннарның никахлары 60 ел элек 1952 нче елның 9 нчы июлендә Казан шәһәре Киров районнында теркәлгән.
Җылы һәм йөрәктән чыккан теләкләр якыннары һәм туганнарыннан җиткерелде. Кадерле юбилярларны гаилә бәйрәрәмнәре белән котларга балалалары, туганнары килделәр.
Балык Бистәсендә яшәүче Зыятдиновлар гаиләсен мөгаен бөтен кеше беләдер. Хабри Гариф улы “Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре”, Капиталина Григорий кызы “СССР медицина өлкәсендә атказанган хезмәткәр” ике матур, акыллы бала үстерделәр.
Биектау районы Чернышевка авыл җирлегендә 08.07.2014 елда “Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне”нә багышланган кичә уздырылды,50 ел бергә гомер иткән Лукояновлар гаиләсе тәбрикләнде, тагын 9 гаиләгә грамоталар тапшырылды, бу кичәдә кәләш белән кияү очрашуы - борынгы йола күрсәтелде. Шулай ук матур концерт программасы белән дә котладылар.
Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә.
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Каташ Каран мәдәният йортында зур тантана узды. Анда озак еллар бергә тату гомер кичергән матур парлар хөрмәтләнде. Нәкыя һәм Мансур Ильясовлар – 55, Равил һәм Халидә Зәйнуллиннар – 50, Зөлфия һәм Фрат Зиннуровлар 40 ел үрнәк тормыш итеп, авылдашлары, райондашлар ихтирамын яулаган гаиләләр. Аларны район, авыл җирлеге җитәкчеләре, якыннары, балалары тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр, матур җырлар, дәртле биюләр алар хөрмәтенә башкарылды.
Озак еллар тату матур гомер кичергән Янурыс авылында яшәүче Халидә һәм Равил Зәйнуллиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Аларга балаларының һәм оныкларының хөрмәтендә бәрәкәтле гомер кичерсеннәр иде дигән теләктә калабыз.
Конкурс халык тарафыннан бик җылы кабул ителде. Анда катнашырга теләүчеләр дә шактый. Хәзерге вакытта районнарда конкурста катнашырга теләүчеләр белән очрашулар уздырыла. Бу очрашу күптән түгел Алабуга районында булып узды. Анда 12 район вәкиле катнашты. Бу очрашуларны уздыруда ЗАГС бүлеге актив катнашты.
Мамадыш районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен зурлап үткәрделәр. Әзерләнү һәм бәйрәм итү берничә көн алдан башланса да, төп мероприятияләр 8 нче июль көнне үтте.
Бәйрәм чараларының иң зур өлеше гүзәл яр буенда булды. Тантана район башлыгының котлавы белән башланып китте. Анатолий Иванов матур теләкләреннән соң Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Мавлиннар гаиләсенә мәхәббәт һәм тугрылык өчен бирелгән медалне тапшырды.