Сарман муниципаль районында "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшыру тантанасы

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

      Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә.

      8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Каташ Каран мәдәният йортында зур тантана узды. Анда озак еллар бергә тату гомер кичергән матур парлар хөрмәтләнде. Нәкыя һәм Мансур Ильясовлар – 55, Равил һәм Халидә Зәйнуллиннар – 50, Зөлфия һәм Фрат Зиннуровлар 40 ел үрнәк тормыш итеп, авылдашлары, райондашлар ихтирамын яулаган гаиләләр. Аларны район, авыл җирлеге җитәкчеләре, якыннары, балалары тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр, матур җырлар, дәртле биюләр алар хөрмәтенә башкарылды.

      Озак еллар тату матур гомер кичергән Янурыс авылында яшәүче Халидә һәм Равил Зәйнуллиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Аларга балаларының һәм оныкларының хөрмәтендә бәрәкәтле гомер кичерсеннәр иде дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International