Казан шәһәре Киров районнының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә буыннар бәйләнеше

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

      Кешелек тарихында гаиләнең үзәге булып мәхәббәт торган. Нәкъ шуңа күрә никахлашу тормышта бүгенге көнгә кадәр мөһим урынны алып тора.

      2014 нче елның 9 нче июлендә Казан шәһәре Киров районнының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә буыннар бәйләнеше һәм гаилә традицияләренең әһәмиятен символлаштыру чарасы үткәрелде. Бу көнне туй маршы бер үк вакытта 2 пар өчен яңгырады: яшь парлар Михаил һәм Ольга Сергеевлар һәм "бриллиант" юбилярлар Әхмәтшиннарга. 

      Сергеевларның  никахлары 2014 елның 9 нчы июльне билгеләнгән,  ә Әхмәтшиннарның никахлары 60 ел элек 1952 нче елның 9 нчы июлендә Казан шәһәре Киров районнында теркәлгән.

      Җылы һәм йөрәктән чыккан теләкләр якыннары һәм туганнарыннан җиткерелде. Кадерле юбилярларны гаилә бәйрәрәмнәре белән котларга балалалары, туганнары килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International