Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

      8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу бәйрәм 2008 елдан бирле Россияда билгеләп утелә. Шул уңайдан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 12 яшь әти-әни, нәниләренең шәхес икәнлеген раслаучы беренче документны – туу турында таныклык  тапшыру тантанасы булып узды. Шулай ук 4 яшь пар үзләренең мөнәсәбәтләрен законлы рәвештә теркәде, олы тормышка аяк басты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “бәхетле парларны” жылы сүз һәм “гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” символы - акчәчәк бәйләме белән котлады, бәхетле тигез тормыш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International