Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Әлмәт муниципаль районында күптән түгел генә әни булу хисләрен кичергән хатын-кызларны котлау чарасы булып узды

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

      Әлмәт муниципаль районы җитәкчесе Салихов М.Х. инициативасы буенча шәһәрнең юбилей көнендә -  2013 елның 3 ноябрендә туучы балаларга “Сбербанк России” бүлегендә башлангыч капитал белән счетлар ачылды.

      Тантаналы рәвештә Пенсия фонды җитәкчесе Якупова Ф.А., “Акбарс-мед” саклык компаниясенең көньяк-көнчыгыш районара узәкнең директоры Шулепова А.И., “Автоградбанк” Әлмәт филиалы җитәкчесенең урынбасары Сиярбаева Л.С. катнашында икенче һәм өченче балалары туу хөрмәтенә яшь эниләргә ана капиталына сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Шулай ук “Әлмәт таңнары” гәҗите үткәргән “ Иң матур пар” конкурсына йомгаклар ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International