ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      Район башлыгы урынбасары  Р.Р. Х әялиев  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен”  медален  Николай Дмитриевич һәм Алена Алексеевна Федотовлар гаиләсенә  тапшырды һәм  чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады.

      Пенсия фонды җитәкчесе Г.М. Зиннурова Козиннар һәм Рыбаковлар гаиләләренә ана (гаилә) дәүләт сертификатларын тапшырды.

      Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Р.З. Гайнуллина  барлык гаиләләргә дә мәхәббәтле булып ,сөеп-сөелеп яшәүләрен теләде.

      Бәйрәмдә катнашкан һәр гаилә авылдашларының көчле алкышларын, якыннырының ихлас котлауларын, бу коннең символы булган  ромашка букетларын кабул  итеп алдылар.

Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге, Пенсия идарәсе фонды, Бердәм Россия партиясе белгечләре  2014 нче елның 10 июлендә ГХАТ теркәү бүлегенең тантаналар залында 10 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Тантанага килгән бәхетле ханымнарны сабыйлары туу белән  белән котлап, балаларын  чын Рәсәй гражданнары итеп тәрбияләүне теләделәр.

9
июль, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 8 июлендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегенә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районның иң күркәм гаиләләре чакырылды. Тантаналы чарада залның уртасында, почетлы урында, районда иң күп гаилә стажы булган - 69 ел бергә гөмер итүче Семён һәм Анна Гавриловлар гаиләсе урын алды.
Һәр елдагыча, 8 июль, Гаилә, мәһәббәт һәм ярату көненә багышлап Арча районы ГХАТ бүлеге тантаналар залына гаиләләренең  алтын,  бриллиант һәм тимер туйларын билгеләгән парларны җыйды. Дүрт пар алар: Ханна һәм Минсабир Әкбәровлар – 65 ел бергә, Фирдания һәм Әдһәм Шәриповлар – 50 ел, Фәния һәм Рәгыйб Халитовлар – 62 ел, Флера һәм Илдар Төхвәтуллиннар- 52 ел. Аларның шатлыклы мизгелләрен уртаклашырга район социаль яклау бүлеге идарәсе җитәкчесе Әгълиев И.К.,  юбилярлар яшәгән авыл җирлекләре  башлыклары һәм сәркатипләре килгән иде.

      Быел да бу көнне Кама Тамагы районында Көрәле авылында Гүзәл һәм Флюр Яруллинар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.

8 июльдә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске-Рәҗәп авылында истәлекле вакыйга булып узды. Быел Гаммар Фәйзи улы һәм Мәсхудә Сөләйман кызы Фәйзеевлар бергә корып гомер итүләренә 55 ел тулды. Алар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Шул унайдан аларга “Мәхәббәт һәм тугырылык” медале тапшырылды.

Юбилярларны Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова, һәм Иске-Рәҗәп авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев, кайнар котладылар. Аларга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

      Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Тукай район хакимияте бинасында һәм бөтен район буенча “февронькалар” таратылды. Әлеге искәртү тасмалары мондый көн барлыгы турында хәбәр итү, гаилә әгъзаларына тагын бер кат игътибар-хөрмәт күрсәтү максатыннан таратылды.

      Бу танатаналы бәйрәм көнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярлары һәм яшь әти-әниләр җыелды. ”Мәһәббәт һәм тугрылык өчен” медален алтын юбилярлар Әмир Фатых улы белән Римза Исмәгыйль кызы Гыйләҗевларга Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чурин Николай Петрович тапшырды.

      Яшь әниләргә ана капиталы сертификатын һәм истәлекле бүләкләрне Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гилязов Дамир Амирович тапшырды.

      Актаныш районы ЗАГС бүлегендә  “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык“көне уңаеннан тантаналы төстә бала теркәлде. Бәхетле гаилә ЗАГС бүлегенең әйдәп баручы белгече Ф.В.Фазлиева хәм аның тормыш иптәше Рамис Фазлиевның гаиләсе булды. 2 малай янына ямь өстенә ямь биреп көтеп алынган 3 нче балалары - кызлары туды. Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә балаларын үстерүләрен телибез.

      2014 елнын 8 июлендә  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме көнне  Әлки муниципаль районы ГХАТ бүлегендә «Ромашкалар бүләк итәм сиңа» дигән исем астында тантаналы төстә бәйрәм уздырылды. Бу бәйрәмнең төп кунаклары Гобәйдуллиннар Рәшит Ярулла улы һәм Румия Тәлгат кызы   гаиләсе булды. Аларга «Мәһәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды. Алар инде 36 ел кулга –кул  тотынышып,  гомер юлын атлыйлар. 5 балалары, 9 оныклары һәм  тәрбиягә алган 5 балалары – аларның иң зур байлыклары.

       Шулай ук бу  бәйрәмгә  2014 елда үзләренең алтын һәм бриллиант туйларын үткәрүче 8 гаилә һәм районыбызның озын гомерле әби, бабайлары чакырылган иде. Аларга багышлап матур җырлар яңгырады һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International