Һәр елдагыча, 8 июль, Гаилә, мәһәббәт һәм ярату көненә багышлап Арча районы ГХАТ бүлеге тантаналар залына гаиләләренең алтын, бриллиант һәм тимер туйларын билгеләгән парларны җыйды. Дүрт пар алар: Ханна һәм Минсабир Әкбәровлар – 65 ел бергә, Фирдания һәм Әдһәм Шәриповлар – 50 ел, Фәния һәм Рәгыйб Халитовлар – 62 ел, Флера һәм Илдар Төхвәтуллиннар- 52 ел. Аларның шатлыклы мизгелләрен уртаклашырга район социаль яклау бүлеге идарәсе җитәкчесе Әгълиев И.К., юбилярлар яшәгән авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркатипләре килгән иде.
50 ел бергә яшәгән Шәриповларга бу көн икеләтә дулкынландыргыч булды, чөнки аларга “Ярату һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Алтын туй – ике кешенең мәһәббәте, хөрмәте генә түгел, тир түгеп тапкан хезмәт нәтиҗәсе дә. “Шулкадәр яшәгән кебек тә түгел. Гомер аккан су кебек, бер уңай белән аккак да аккан, сизелми дә үтеп китте”, - ди Шәриповлар. “ Яшь чакта бер-береңне ихтирам итеп яшәсән, өлкәнәйгәч бер-береңә кадерле буласын. Һәркем үз парын табып, безнең кебек тигезлектә озын гомер кичерсә иде”, - дип теләде алар.