Буа районы ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында тантаналар залында Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Тантанага килгән бәхетле әниләрне сабыйлары туу белән белән котлап, иң изге теләкләр һәм котлау сүзләре әйтелде.
Мәрдәновлар 1962 нче елда өйләнешәләр. Өч ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Инде балалары үзләре гаилә корганнар, әти-әниләренә оныклар бүләк иткәннәр. Яшьләр белән тату яшибез, аларга булыша алуыбызга сөенәбез, – диделәр ир белән хатын бертавыштан.
Бер-береңне хөрмәт итеп һәм яратып, тату, нык гаилә булып яшәү үз улларыңа һәм кызларыңа гына түгел, ә бәлки авылдашларыңа, башка кешеләргә дә матур үрнәк. Гаиләдәге мөнәсә-бәтләрне якты, җылы итеп саклау кебек күркәм гадәт еллар узу белән ныгый бара. Ә инде нәкъ менә шушылай яшәү үрнәге күз алдында икән, монысы бигрәк тә яхшы. Кичә районда Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышлап уздырылган бәйрәмдә Мәрдәновларга лаеклы бүләк тапшырылды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Баулы шәһәр балалар Үзәк китапханәсе кунакка “СемьЯ” социаль приютында тәрбияләнүче балаларны кунакка чакырды. Чара бәйрәмнең тарихы, Петр һәм Феврония мәхәббәте, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале турындагы әңгәмә белән башланды.
Балалар бәйрәмнең символы булган ромашкалар ясап, аның һәр таҗына иң изге теләкләрен яздылар.
Бәйрәм мультфильм карау, уеннар, җыр һәм бию белән тәмамланды.
8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу бәйрәм 2008 елдан бирле Россияда билгеләп утелә. Шул уңайдан, 2014 елның 8 июле - Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты Яков Шаехович һәм Татьяна Васильевна Палей гаиләсен билгеләп үтте. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” медален шәһәр башлыгы Александр Васильевич Тыгин тапшырды, “Барлык уңышларыбыз, шатлыкларыбыз гаиләнең татулыгына турыдан-туры бәйле” дип җылы сүзләр җиткерде. 33 ел бергә тормыш юлы узган гаиләгә бәхетле һәм тигез тормыш теләп бу көннең символы - акчәчәк бәйләме белән котладылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көнендә Ютазы районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында олы бәйрәм - конкурс үткәрелде. Тантанага 4 пар чакырылды, алар - 25 ел, 20 ел, 15 ел һәм 1ел яшәгән бәхетле семьялар. Конкурста катнашучыларга көч бирергә аларның туганнары дуслары килде һәм җырлы-биюле конкурсларда барсы да бик теләп катнаштылар. Бәйрәм азагында барсына да бүләкләр тапшырылды.
Форум 2 июльдә “Корстон” үзәгендә оештырылды. Бу зур җыелышта Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миннеханов, Россия Дәүләт Думасының Бердәм Россия фракциясе җитәкчесе В.Васильев катнашты. Форумны ачып җибәргән Татарстан Дәүләт җитәкчесе Ф.Х.Мөхәммәтшин алга куйган бурычлар, киләчәк сайлаулар турында сөйләде. Форумда Алабуга районыннан 46 делегат катнашты. Делегатлар составында партия члены, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева да бар иде.