Баулы шәһәре балалар Үзәк китапханәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

      Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Баулы шәһәр балалар Үзәк китапханәсе кунакка  “СемьЯ” социаль приютында тәрбияләнүче балаларны кунакка чакырды. Чара  бәйрәмнең тарихы, Петр һәм Феврония мәхәббәте,  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале турындагы әңгәмә белән башланды.

      Балалар бәйрәмнең символы булган ромашкалар ясап, аның һәр таҗына иң изге теләкләрен яздылар.

      Бәйрәм мультфильм  карау, уеннар, җыр һәм бию белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International