Мәрдәновлар 1962 нче елда өйләнешәләр. Өч ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Инде балалары үзләре гаилә корганнар, әти-әниләренә оныклар бүләк иткәннәр. Яшьләр белән тату яшибез, аларга булыша алуыбызга сөенәбез, – диделәр ир белән хатын бертавыштан.
Бер-береңне хөрмәт итеп һәм яратып, тату, нык гаилә булып яшәү үз улларыңа һәм кызларыңа гына түгел, ә бәлки авылдашларыңа, башка кешеләргә дә матур үрнәк. Гаиләдәге мөнәсә-бәтләрне якты, җылы итеп саклау кебек күркәм гадәт еллар узу белән ныгый бара. Ә инде нәкъ менә шушылай яшәү үрнәге күз алдында икән, монысы бигрәк тә яхшы. Кичә районда Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышлап уздырылган бәйрәмдә Мәрдәновларга лаеклы бүләк тапшырылды.