Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Мамадыш ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре үз тарихларындагы иң яшь клиентын кабул итте

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

2014 нче елның 8 нче июле Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өчен мәңгегә истә калыр, мөгаен. Илебез халкы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүе белән генә түгел, ә Язылышу сараеның үз тарихында иң яшь клиентын кабул итүе белән дә. 5 нче июлдә туган кечкенә Дарина, әти-әнисе белән иң беренче документын алырга килде.

Яңа туган сабый – Виталий һәм Инна Клиновлар гаиләсендә өченче бала. Шундый символик кечкенә кыз бәхетле, матур гаиләдә үсеп,  якыннарының өзлексез мәхәббәтен һзи игътибарын төеп яшәр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International