Әлки муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

      2014 елнын 8 июлендә  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме көнне  Әлки муниципаль районы ГХАТ бүлегендә «Ромашкалар бүләк итәм сиңа» дигән исем астында тантаналы төстә бәйрәм уздырылды. Бу бәйрәмнең төп кунаклары Гобәйдуллиннар Рәшит Ярулла улы һәм Румия Тәлгат кызы   гаиләсе булды. Аларга «Мәһәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды. Алар инде 36 ел кулга –кул  тотынышып,  гомер юлын атлыйлар. 5 балалары, 9 оныклары һәм  тәрбиягә алган 5 балалары – аларның иң зур байлыклары.

      Шулай ук бу  бәйрәмгә  2014 елда үзләренең алтын һәм бриллиант туйларын үткәрүче 8 гаилә һәм районыбызның озын гомерле әби, бабайлары чакырылган иде. Аларга багышлап матур җырлар яңгырады һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International