8 июльдә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске-Рәҗәп авылында истәлекле вакыйга булып узды. Быел Гаммар Фәйзи улы һәм Мәсхудә Сөләйман кызы Фәйзеевлар бергә корып гомер итүләренә 55 ел тулды. Алар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Шул унайдан аларга “Мәхәббәт һәм тугырылык” медале тапшырылды.
Юбилярларны Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова, һәм Иске-Рәҗәп авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев, кайнар котладылар. Аларга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.