2014 елның 8 июлендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегенә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районның иң күркәм гаиләләре чакырылды. Тантаналы чарада залның уртасында, почетлы урында, районда иң күп гаилә стажы булган - 69 ел бергә гөмер итүче Семён һәм Анна Гавриловлар гаиләсе урын алды. Буа шәһәре башкарма комитеты җитекчесе Александр Никифоров:
- Каршыбызда утырган бу ике кеше барыбызга да үрнәк булырдай, хөрмәтле гаилә, - дип, аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаль һәм муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Хәкимова, исемнәре районның Мактау китабына язылган Гавриловларны бер елдан соң “Бәрәкәтле” туйларына чакырды.
Бәйрәмә чакырылган яшь буалылар өчен дә бу очрашу тантаналы һәм истәлекле көн булды. Федераль – миграция идарәсенең Буа районы бүлеге җитәкчесе Айрат Шакуров һәм яшьләр, туризм, спорт бүлеге җитәкчесенең урынбасары Гөлия Козырева тапшырган паспортларны алар зур горурлык хисе белән кабул иттеләр.
Шулай ук бу көнне яшьләр, спорт һәм туризм эшләре буенча бүлек җитәкчесе Ленар Валиуллов спорт белән шөгелләнүче гаиләләрне районда узган “Сәламәтлек” спартакиадасында иң актив катнашканнары өчен Диплом белән бүләкләде.
Ә Гавриловлар гаиләсе болай зурлауга иһлас шатланып барлык яшьләргә дә шулай бер-берләрен аңлашып, хөрмәт итеп яшүләрен теләделәр. Ә без исә, үз чиратыбызда, аларның тагын күп еллар исән-сау булуларын телибез.