8 июль көнне Кайбыч районы мәдәният йортында “Ромашкалар бүләк итәм сиңа...” дип аталган тематик кичә узды

2014 елның 11 июле, җомга

      Бу көнне сәхнә түрендә үзләренең фарфор һәм көмеш туйларын билгеләп узучы гаилә  парлары булды. Күркәм парлар  күп төрле биремнәр үтәп,  мәхәббәтле парлар булуларын тагын бер кат расладылар.

      Кичәнең тагын бер истәлекле мизгеле – пенсия фонды җитәксесе Г.Зиннурованың Олы Кайбыч авылында яшәүче  Вәлиевлар һәм Әфләтуновлар гаиләләренә ана (гаилә) серификатын тапшыруы.

      Ә ромашка чәчәгеннән торган букетлар бу очрашуның хәтирәсе булып  озак елларга калыр мөгаен...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International