Өч ел үтсә дә, күңелләрдән әлеге фаҗиганең ачысы юылмый

2014 елның 11 июле, җомга
      Ел саен 10 июльдә  бирегә якыннарын югалтканнар килә. 10 июльдә, «Булгария» теплоходы батуга өч ел буллу уңаеннан безнең районда Татарстан Республикасы президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Россия МЧС Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе, эчке хезмәт  генерал-полковнигы Игорь Паньшин, ТР гражданнар саклануы һәм гадәттән тыш хәлләр  министры Рафис Хәбибуллин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат  Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Александр Гусев  булды.  Алар һәм МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев, районның барлык оешма һәм предприятие  җитәкчеләре  мемориалга фаҗигагә таручылар исеме язылган хәтер стелласы янына тере чәчәкләр куйдылар. Аннары Равил Фатыйх улы аларның туганнары һәм хәтер чарасында катнашучылар алдында чыгыш ясады. Ул,әлеге фаҗига көнендә  бар җәмәгатьчелекнең биредә булуын,әмма киткәннәрне кире кайтарып булмавын әйтте. Аннан соң бер минут тынлык игълан ителде.  Идел акваториясендә үтеп баручы суднолар гудок бирде. Теплоход су астына киткән урын күренеп торган текә  Идел ярында тагын бертапкыр һәлак булучыларны искә алдылар. Килгән кунаклар мемориал каршындагы мәчет һәм чиркәү дә булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International