Чистайның Никахлашу сараенда алтын туйларын билгеләп үттеләр

2014 елның 12 июле, шимбә

 2014 елның  12  июлендә  Чистайның  Никахлашу  сараенда   Четырчинскийлар  алтын туйларын   билгеләп   үттеләр.   Моннан  нәкъ  50 ел  элек   шул көнне  алар бер- берсен  ир  белән  хатын  дип   атаганнар.

Валентина  Ивановна  Һәм  Александр  Николаевич  үзләренә  лаек  ике  кыз  тәрбияләп  үстергәннәр.  Аларның   хәзер   менә  дигән оныклары  бар.   Болар  эби , бабай  өчен  иң   кадерле  һәм  якын  кешеләр.  Бәйрәм  көнендә  юбилярлар   ЗАГС  бүлеге  начальнигы   Вера  Николаевна  Белова- Реутинадан,  туганнарыннан,  якыннарыннан,   хезмәттәшләреннән  котлаулар  алдылар.  Традиция  буенча  алар  юбилярларның  Мактау  китабына  кул  куйдылар,  алтын  балдаклар  алмаштылар.  “Яшь  өйләнүчеләр “ хөрмәтенә  юбилей  вальсы  яңгырады.  Бу искиткеч  күркәм  бәйрәм  булды!

Күп  вакыт  үтүгә  карамастан,  әлеге  парлар  бер-берсенә  булган  ярату   һәм  җылылык  хисләрен  югалтмаганнар.  Бу  якты  һәм  эчкерсез  мәхәббәт  аларга  һәрчак  ярдәм  иткән,  ул  аларның  узган  юлларында  алтын  эз  булып  балкый. Әлеге  мөлаем  һәм  матур  парга  карап  тулы  ышаныч  белән:  “Мәхәббәт  яшькә  карамый!  Мәхәббәт  могҗиза  тудырырга  сәләтле!” – дип  әйтергә  мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International