Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Кукмара районы ЗАГСлар бүлегендә Мостафин Радик Асхадулла улы белән Махинур Таҗетдин кызы гаиләләренә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшыру тантанасы үтте.
1964 елның 16 ноябрендә Кукмара районының Сәрдекбаш авылында ике гашыйкның йөрәкләре бергә кушыла. “Тату, бик тырыш гаилә, хөрмәткә лаек кешеләр” – дип телгә алалар Мостафиннар гаиләсен авылдашлары. Шатлыкта да кайгыда да алар бергә, бер-берсенә ныклы терәк. Бер-берен аңлап, кулга-кул менә инде 50 ел тормыш сукмагыннан бергә атлыйлар Мостафиннар. 5 балалары, 11 онык, 3 оныкчык – аларның төп байлыклары. Балалары үсеп җитеп, төрлесе төрле якка таралса да, бик еш төп йортта очрашалар. Туган нигезгә кайтып, газиз әти-әниләренә булшып, бер-берсе белән күрешеп, гаилә учагының җылысын тоеп яшиләр.
Мостафиннар юбилярларның мактау кенәгәсендә кулларын куеп, балдаклар алыштылар, кулларына истәлекле таныклык алдылар. Ихлас котлауларны ирештергәннән соң, аларга бәйрәмнең символы – ромашка чәчәге бүләк ителде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Галиева Р.Х. юбилярларны котлап, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән грамота, Район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.