Котлыйбыз!

2014 елның 15 июле, сишәмбе

2014 елның 15 июль көнендә Арча районының ГХАТ бүлегендә Фатыйхова Динә Рөстәм кызы исеменә 250 нче  номер белән туу турында акт төзелеп таныклык бирелде. Изге Рамазан аенда туган сабыйның исеме дә “динле, иманлы” дигәнне аңлата.

Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фатыйхова Люция Рәшидовнаны чын күңелдән кызлары туу белән котлыйбыз. Көтеп алынган мәхәббәт җимешегез сәламәт, акыллы, бәхетле, тәүфикълы, игелекле булып, әти-әнисе тигезлегендэ, шатланып үссен. Балаларыгыз өчен сөенеп, гел аларның шатланып көлүен ишетеп, бәхетле әти-әни булып яшәргэ язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International