ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Класс җитәкчесе З.М.Кәлимуллина “Мин үземнең кече Ватанымны беләмме?” уен-викторинасын   оештырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Р.И.Насыйбуллина укучыларга эшчәнлекләре, районыбызда күп балалы, күпмилләтле үрнәк гаиләләр турында сөйләп китте. Бирегә шулай ук Татарстанның атказанган укытучысы, тарих һәм җәмгыять укытучысы, мәктәпнең музей директоры Г.Х.Насыйбуллина да чакырылгын иде.  Гөлнур Хәйдәр кызы Апас районы, аның тарихы турында, тардицияләр һәм гореф-гадәтләр турында, Апас районының танылган кешеләре, шәхесләре турында сөйләп үтте. Чара ахырында укучылар үзләренең кече Ватаннарын рәсемгә ясадылар.

2014 елның 2 сентябрендә Район Башлыгы Р.Ш.Рахматуллин районыбызның үрнәк гаиләләрен танатанылы рәвештә чәй өстәле артында кабул итте. Комиссия тәкъдиме белән бу чарага 31 пар чакырылды.  Алар арасында  авыл хуҗалыгы өлкәсендә, белем бирү, сәламәтлекне саклау системаларында эшләүчеләр, күп балалы, тәрбиягә алучы гаиләләр бар иде. Бу болгавыр заманда авырлыкларны җиңеп чыгып, тату, үрнәк гаилә традицияләрен саклап кала белгәннәр алар. Бу парларның гаилә мөнәсәбәтләренең ныклыгы серләре яшьләргә тапшырылып, алга таба көчле, бәхетле кавемнәр барлыкка килсен иде. Барлык гаилә парларына да зур хөрмәт белән Район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара район мәдәният йорты артистлары көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

“Буыннар очрашуына” ГХАТ идарәсенә булачак Түбән Кама җиренә иң беренче чана поезды белән килгән беренче юл салучылар рәтендә булган Гончаренко Клавдия Ивановна белән Николай Никонович чакырулы иде. Югары сыйныф укучылары белән Клавдия Ивановна үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Балаларны иң җәлеп иткәне, аларга бик кызык тоелганы Түбән Кама урынында япь-ялангач кыр булганлыгы, төзелеш будкаларында кичтән йокларга яткан кызларның толымнарының стеналарга бәсләнеп, ябышып катуы, һәм төзүчеләрнең үзләре белән икешәр пар резин итек алып өйрүе булды.  Түбән Кама ГХАТ идарәсенең тарихы шәһәребезнеке белән тыгыз бәйләнгән. Гончаренко гаиләсе тууының шаһиты булган актлар язуы ГХАТ идарәсенең архивында саклана. 53 ел элек Клавдия Ивановна белән Николай Никоновичның йөгерек тормыш сукмаклары бергә тоташа, ике йөрәк бер булып тибә башлый.

         “Буыннар очрашуына” чакыруны бик теләп кабул иткәннәре, үзләренең истәлекләре белән бик теләп уртаклашканнары өчен Гончаренко гаиләсенә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина рәхмәт белдереп, истәлекле бүләк тапшырды. 

     2014 нче елның 2 нче сентяберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә яңа гына 14 яше тулган укучыларга паспортларны тапшыру тантанасы узды.

      14 яше тулган 15 мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр мөгаен.

Яңа өйләнешүчеләр Дарина Редькина һәм Артур Зарипов залга күпсанлы туганнарын һәм дусларын ќыйдылар. Никах теркәү тантанасын ЗАГС бүлеге начальнигы Фаина Козырева алып барды. Чакырылган почётлы кунаклар яшь парны ихластан котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.

Дарина һәм Артур никахлашу залының баскыч төбендә ак күгәрченнәрне һавага очырдылар, өйләнешүчеләрне традиция буенча роза чәчәкләре таќларына күмделәр.


1
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы елларында Алабуга районының Танайка авыл тыл хезмәткәрләре фронтка 1 миллион 20 мең сум акча җыеп җибәрә. Ул вакытта бу акчага 12 сугыш самолеты җыерга мөмкин булган. Бик тиз арада җыелган 500 мең сум акча өчен авыл хезмәткәрләренә Сталин үзе рәхмәт белдергән. Аның җибәргән телеграммасының нөсхәсе мәктәп музеенда саклана.

Шушы вакыйганы үсеп килүче буынга оныталмаслык булсын дип, Танайкада сентябрь аенда бик зурлап памятник ачылды. Тантанада олысы, кечесе, бик күп кунаклар катнашты.

1 сентябрь көне муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Югары Ослан  урта  белем бирү мәктәбе” ндә тантаналы  төстә  мәктәп линейкасында  14 яшь тулган Россия  гражданнарына паспортлар тапшырдылар. Белем көнендә мәктәп балалары өчен мондый зур документны кулга алу  зур бәйрәм булды,чөнки  бу танатаналы мизгелдә алар белән бергә әти-әниләре,укытучылары,дуслары һәм сыйныфташлары  аларның  шатлыкларын бүлештеләр.Татарстан Республикасында Федераль меграция хезмәте идарәсенең Югары Ослан районындагы бүлекчәсе башлыгы Марсель Давлетшин паспортны тапшырганда балаларны бу истәлекле  көн       белән котлады, аларга паспортларын кадерләп сакларга, Россия Федерациясе гражданинының  хокук һәм бурычларын үтәүләрен,укуларында уңышлар һәм киләчәккә ышаныч белән карауларын теләде.Югары Ослан районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова да  мәктәп балаларын беренче паспорт алулары белән котлады һәм аларга истәлекле  бүләкләр тапшырды.Тантаналы вакыйга барышында яшь гражданнарны бу истәлекле вакыйга белән әти-әниләре,сыйныф җитәкчеләре котладылар. Паспорт алган көнне кеше үз гомерендә иң әһәмиятле көн дип саный ала. Ышанасы килә - бу көн яшь гражданнарның да күңелләрендә сакланыр. 

Бу күңелле һәм  истәлекле  көнне Аксубай  районының  3  нче номерлы  мәктәбе дә каршы алды. Укучыларны котларга һәм бүләкләр тапшырырга алрның әти-әниләре дә,  башкарма комитеттан да, башка оешма  җитәкчеләре дә килгән иде. Ә инде Аксубай районы  ФМИХ  бүлеге инспекторы Гөлнара Сөләйманова  Шаязданова Гөлсинә һәм Тонков Евгенийга  Россия гражданы паспортын тапшырды. Ул аларга илнең  лаеклы гражданнры булуларын теләде.

1 сентябрь көнне Питрәч ГХАТ булеге мөдире Набиуллина Э.Б. районнын икенче номерлы мәктәбендә тантаналы линейкасында катнашты. Тантанадан соң “Минем кече Ватаным” темасына класс сәгатьләре узды.

Агымдагы елның 1 нче сентябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Минем туган төбәгем” дип  исемләнгән патриотик дәрес булып узды. Тантаналар залында үткән әлеге дәрескә талантлы яшьләр, шәһәребезнең киләчәге булган егет һәм кызлар чакырулы иде. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина укучыларга архивта сакланган актлар теркәү китаплары турында сөйләп, аларда сакланган кеше язмышларын чагылдыручы язуларның никадәр кыйммәт икәнлеген билгеләп үтте. Шул уккөнне балар алдында шәһәребезнең 10 нчы номерлы мәктәбендә оешкан бизнес-компания “Фортуна” юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалауга юнәлдерелгән интернет-проект презентациясен үткәрде.

         Иң ахырда укучылар, иң изге теләкләрен теләп, Рәсәй Федерациясе флагының төсләрендәге шарларны һавага очыртып җибәрделәр. Балаларның барлык теләнгән теләкләре дә тормышка ашар дип ышанасы килә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International