Класс җитәкчесе З.М.Кәлимуллина “Мин үземнең кече Ватанымны беләмме?” уен-викторинасын оештырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Р.И.Насыйбуллина укучыларга эшчәнлекләре, районыбызда күп балалы, күпмилләтле үрнәк гаиләләр турында сөйләп китте. Бирегә шулай ук Татарстанның атказанган укытучысы, тарих һәм җәмгыять укытучысы, мәктәпнең музей директоры Г.Х.Насыйбуллина да чакырылгын иде. Гөлнур Хәйдәр кызы Апас районы, аның тарихы турында, тардицияләр һәм гореф-гадәтләр турында, Апас районының танылган кешеләре, шәхесләре турында сөйләп үтте. Чара ахырында укучылар үзләренең кече Ватаннарын рәсемгә ясадылар.