“Буыннар очрашуына” ГХАТ идарәсенә булачак Түбән Кама җиренә иң беренче чана поезды белән килгән беренче юл салучылар рәтендә булган Гончаренко Клавдия Ивановна белән Николай Никонович чакырулы иде. Югары сыйныф укучылары белән Клавдия Ивановна үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Балаларны иң җәлеп иткәне, аларга бик кызык тоелганы Түбән Кама урынында япь-ялангач кыр булганлыгы, төзелеш будкаларында кичтән йокларга яткан кызларның толымнарының стеналарга бәсләнеп, ябышып катуы, һәм төзүчеләрнең үзләре белән икешәр пар резин итек алып өйрүе булды. Түбән Кама ГХАТ идарәсенең тарихы шәһәребезнеке белән тыгыз бәйләнгән. Гончаренко гаиләсе тууының шаһиты булган актлар язуы ГХАТ идарәсенең архивында саклана. 53 ел элек Клавдия Ивановна белән Николай Никоновичның йөгерек тормыш сукмаклары бергә тоташа, ике йөрәк бер булып тибә башлый.
“Буыннар очрашуына” чакыруны бик теләп кабул иткәннәре, үзләренең истәлекләре белән бик теләп уртаклашканнары өчен Гончаренко гаиләсенә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина рәхмәт белдереп, истәлекле бүләк тапшырды.