1 сентябрьдә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң беренче никахлашу тантанасы булды

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

Яңа өйләнешүчеләр Дарина Редькина һәм Артур Зарипов залга күпсанлы туганнарын һәм дусларын ќыйдылар. Никах теркәү тантанасын ЗАГС бүлеге начальнигы Фаина Козырева алып барды. Чакырылган почётлы кунаклар яшь парны ихластан котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.

Дарина һәм Артур никахлашу залының баскыч төбендә ак күгәрченнәрне һавага очырдылар, өйләнешүчеләрне традиция буенча роза чәчәкләре таќларына күмделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International