Кукмара район Башлыгы Р.Ш.Рахматуллин районыбызның үрнәк гаиләләре белән очрашты

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

2014 елның 2 сентябрендә Район Башлыгы Р.Ш.Рахматуллин районыбызның үрнәк гаиләләрен танатанылы рәвештә чәй өстәле артында кабул итте. Комиссия тәкъдиме белән бу чарага 31 пар чакырылды.  Алар арасында  авыл хуҗалыгы өлкәсендә, белем бирү, сәламәтлекне саклау системаларында эшләүчеләр, күп балалы, тәрбиягә алучы гаиләләр бар иде. Бу болгавыр заманда авырлыкларны җиңеп чыгып, тату, үрнәк гаилә традицияләрен саклап кала белгәннәр алар. Бу парларның гаилә мөнәсәбәтләренең ныклыгы серләре яшьләргә тапшырылып, алга таба көчле, бәхетле кавемнәр барлыкка килсен иде. Барлык гаилә парларына да зур хөрмәт белән Район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара район мәдәният йорты артистлары көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International