2014 нче елның 2 нче сентяберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә яңа гына 14 яше тулган укучыларга паспортларны тапшыру тантанасы узды.
14 яше тулган 15 мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр мөгаен.
Тантанада Башкарма комитеты рәисе урынбасары Алена Смирнова, Татарстан Республикасында Россия ФМХИ Мамадыш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Гөлия Фәләхова катнашты. Шулай ук зур хөрмәткә лаек кунаклар да чакырылган иде: Мамадышның мәртәбәле гражданины, Россиянең физик культура һәм спорт отличнигы, районда ирекле көрәш мәктәбенә нигез салучы Илфат Имамиев, районның социаль-икътисад үсешенә зур өлеш керткән ветераннар Вахит Галиев, Рәкыйп Мерзин, Раиса Сахарнова, Галина Рылова, Гөлнәзирә Талипова, Фәүзия Хәсәнова чакырылган иде. Алар үз чиратында яшь малайлар һәм кызларга үгет-нәсыйхәтләрен тапшырдылар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина укучыларга изге теләкләрен җиткерде, укуларында зур уңышлар, киләчәктә яңадан-яңа үрләр яулауны теләде. “Паспорт тулысынча туу турында таныклыкка туры килергә тиеш, шуңа да бу документы алу процессы иң элек ГХАТ бүлегендә башлана” – дип искәртте Фәния Салихзяновна.
Бәйрәм алдан әзерләнгән сценарий буенча, презентацияләр һәм музыкаль номерлар белән үрелеп барды.