Агымдагы елның 1 нче сентябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Минем туган төбәгем” дип исемләнгән патриотик дәрес булып узды. Тантаналар залында үткән әлеге дәрескә талантлы яшьләр, шәһәребезнең киләчәге булган егет һәм кызлар чакырулы иде. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина укучыларга архивта сакланган актлар теркәү китаплары турында сөйләп, аларда сакланган кеше язмышларын чагылдыручы язуларның никадәр кыйммәт икәнлеген билгеләп үтте. Шул уккөнне балар алдында шәһәребезнең 10 нчы номерлы мәктәбендә оешкан бизнес-компания “Фортуна” юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалауга юнәлдерелгән интернет-проект презентациясен үткәрде.
Иң ахырда укучылар, иң изге теләкләрен теләп, Рәсәй Федерациясе флагының төсләрендәге шарларны һавага очыртып җибәрделәр. Балаларның барлык теләнгән теләкләре дә тормышка ашар дип ышанасы килә.