Югары Ослан муниципаль районында паспортлар тапшыру

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе

1 сентябрь көне муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Югары Ослан  урта  белем бирү мәктәбе” ндә тантаналы  төстә  мәктәп линейкасында  14 яшь тулган Россия  гражданнарына паспортлар тапшырдылар. Белем көнендә мәктәп балалары өчен мондый зур документны кулга алу  зур бәйрәм булды,чөнки  бу танатаналы мизгелдә алар белән бергә әти-әниләре,укытучылары,дуслары һәм сыйныфташлары  аларның  шатлыкларын бүлештеләр.Татарстан Республикасында Федераль меграция хезмәте идарәсенең Югары Ослан районындагы бүлекчәсе башлыгы Марсель Давлетшин паспортны тапшырганда балаларны бу истәлекле  көн       белән котлады, аларга паспортларын кадерләп сакларга, Россия Федерациясе гражданинының  хокук һәм бурычларын үтәүләрен,укуларында уңышлар һәм киләчәккә ышаныч белән карауларын теләде.Югары Ослан районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова да  мәктәп балаларын беренче паспорт алулары белән котлады һәм аларга истәлекле  бүләкләр тапшырды.Тантаналы вакыйга барышында яшь гражданнарны бу истәлекле вакыйга белән әти-әниләре,сыйныф җитәкчеләре котладылар. Паспорт алган көнне кеше үз гомерендә иң әһәмиятле көн дип саный ала. Ышанасы килә - бу көн яшь гражданнарның да күңелләрендә сакланыр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International