Минзәлә районы Кадрәк авыл мәдәният йортында “Котлы булсын юбилеең!” исемле матур кичә узды. Кадрәк авыл җирлегендә традициягә әйләнгән бу бәйрәм инде күп еллар үткәрелә. 55,60,70,80 яшьлек юбилярларны тәбрикләү тантанасында быел барлыгы 26 юбиляр катнашты. Кичәнең иң кульминацион вакыты булып, 55 ел бергә гомер итүче гаилә парын – Гилязовлар гаиләсен котлау булды.
Югары Ослан муниципаль районының Таң йолдызы бистәсендә 45 елдан соң, беренче бала туу теркәлде, бу киләчәктә бистәнең киләчәге барлыгына өметләнү. Антон Алексей улы һәм Севда Феруз кызы Орловлар гаиләсендә уллары Егорның тууы гаилә һәм район өчен бик мөһим вакыйга.
2014 елның 22 декабрендә Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Бу көнне 100 дән артык яшь әлмәтлеләр Россия Федерациясенең тулыхокуклы гражданнарына әверелде.
Баулы районы Башлыгы Рамил Гатиятуллин 2014 елга йомгак ясау максатыннан хөкүмәт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында ГХАТ бүлеге специалисты А.Ахметова, Новозареченск авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре А.Забирова да бар иде. Аларга Татарстан Республикасы ГХАТ идарәсенең Почет грамотасы һәм Рәхмәт хаты тапшырылды.
22 декабрь көнне ГХАТ бүлеге эшчеләре Урыссу бистәсендә 60 ел бергә яшәүче Фатыйма Сахби кызы һәм Габбас Хөснулла улы Мияссаровлар гаиләсен матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Бу яшь йөрәкле һәм картаймас энергияле парга истәлекле бүләк тапшырылды.
Казанлылар һәм шәһәребезнең кунаклары гражданлык хәле актларын теркәү, архивтан кабат документлар алу, гражданлык хәле актларын үзгәртү һәм төзәтмәләр кертү буенча түбәндәге график буенча мөрәҗәгать итә алалар:
Сишәмбе- җомга 8.00-18.00 сәг.
Тәнәфес 12.00- 13.00 сәг.
Дүшәмбе һәм шимбә 8.00- 15.00 сәг.
Тәнәфессез.
Быел ЗАГС ның ике хезмәткәре – Семенова Е.В, Гилманова М.С. Министрлар кабинеты ЗАГС идарәсенең Мактау грамотасына лаек булдылар. Бәйрәм белән котларга шәһәрнең башка учреждениеләреннән дә килгәннәр иде.