ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Яңа ел бәйрәме алдыннан Александровка авыл җирлеге башлыгы Виталий Викторович Германов Сафроновлар гаиләсен - Николай Яковлевич  hәм Лидия Яковлевнаны алтын туйлары белән тәбрикләде. Юбилярларга  Лаеш муниципаль районы башлыгы  исеменнән  рәхмәт  хаты hәм акчалата бүләк тапшырылды.


30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Яңа ел алды көннәрендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар катнашында Чыршы бәйрәме булып узды. Балалар клоун Маришка белән бергәләп рәхәтләнеп  уйнадылар, җырладылар, биеделәр, клоун булырга йөрәнделәр.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә урнаштырылган яңа ел чыршысына  27 декабрь көнне Гаилә бәхете муенсасы урнаштырылды. Мәхәббәт төймәләреннән торган әлеге муенса декабрь ае дәвамында никахларын теркәргә килүче парлар тарафыннан тезелде.

29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Баулы район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Петровна Самонина  яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде. Паспорт белән бергә укучылар Кыш Бабайдан да бүләкләр кабыл иттеләр.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә декабрь ае башында “Яңа елның тылсымлы теләкләре”  дигән акция старт алган иде. Никахларын теркәргә килүче яшь парлар яңа ел чыршысына эленәчәк бәллүр шарларга үзләренең иң изге, иң ихлас, иң  тылсымлы теләкләрен язып калдырырга тиеш иде.

Быел Яңа ел хәйрия бәйрәменә мөмкинлекләре чикләнгән 124 бала чакыру алды.

29 декабрь көне  Советның утырыш  залында “Эшлекле дүшәмбе” булып үтте. Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов Татарстан Республикасының дəүлəт хокук гражданлык актларын теркəүдə, тормышка ашыруда  шактый зур өлеш керткəннəре өчен, югары профессионализм, күпьеллык тəҗрибəле эшлəре  һəм ГХАТ бүлеге  хезмәткәрләре үткән профессиональ бәйрәмнәре  белән Яңа Рус Мәмәтхуҗа башкарма комитеты секретаре  Венера Камалетдиновага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ бүлегенең мактау грамотасы, Куралово авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын үтəүче Надежда Шипшовага Республикасының Министрлар Кабинетының ГХАТ бүлегенең    Рəхмəт хатын тапшырды. Югары Ослан муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе  Линар Хакимзянов Шылаңгы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын үтəүче Наталья Антонова һәм   Яр буе-Моркваш  авыл җирлеге башкарма комитеты секретары Чулпан Сафиуллинага Югары Ослан муниципаль район Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды  

28
декабрь, 2014 ел
якшәмбе

Әтнә муниципаль районы Олы Бәрәзә авылында яшәүче Бикмуллина Мөнирә Хәсбиулловнага 27 декабрьдә 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының социаль эшләр буенча җитәкчесенең урынбасары, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Бикмуллина Мөнирәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.


27
декабрь, 2014 ел
шимбә
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек буенча урынбасары Равил Хайруллин район башлыгы Салихов Мәҗит исеменнән Бөек Ватан сугышы втераны Мидхәт Залеевны 89 яше белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International