ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2014 ел
шимбә
Бер-берсен өзелеп сөюче яшь пар үзләренең никахларын теркәүне һәм туйны 2014 нче елның башына планлаштырган булсалар да,кайбер сәбәпләр аркасында,  никах узып баручы елның соңгы җомгасында гына теркәлә. Әлеге вакыйгадан да дулкынландыргыч , романтик  һәм матур вакыйга юктыр.
   2014 елның 27 декабрендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Кыш бабай катнашында тантаналы язылышу булды.
Түбән Кама ГХАТ идарәсендә  2014 нче елның соңгы көннәре әкияти яктылыкка, сихри тылсымга күмелде. Үтеп китүче 2014 нче елның соңгы парлары да әлеге тылсымның нурларында рәхәтләнеп назланып, истәлек итеп искә алырлык Кыш Бабай һәм Кар Кызының  котлауларына тап булды.

Районыбызда дан, олы хөрмәт казанган абый-апаларыбыз бихисап безнең. Замана авырлыкларына, язмыш сынауларына каршы тора алырлык көчле сабырлыклары, тырышлыклары, олы хезмәтләре белән безнең өчен һәрчак үрнәк алар.

Бәйрәмне мәдәният йорты директоры Муртазина Р.Х. һәм Саримова Г.Н. алып бардылар. Балалар төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр, бик күңелле итеп бәйрәм иттеләр һәм бәйрәмнән бик кәнагатъ булып киттеләр.


26
декабрь, 2014 ел
җомга

ГХАТ бүлегенең белгечләре яшь әти-әнине гаиләләрендә икенче бала туу белән котлады. Кызларына Ксения исеме бирелде. Грек телендә “Кунак, Кунакчыл” дигәнне аңлата.

2014 елның  26 декабрендә 14 яшь апаслы һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча истәлекле булды. 14 яше тулган егет-кызларга тантаналы төстә паспортлар бирелде. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте, ЗАГС бүлеге һәм мәдәният бүлеге оештырган кичә эчтәлекле дә, тәэсирле дә булды.

   Асылгәрәев Шәрипҗан белән Дәминова Рауза  1960 нчы елның августында, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керергә килгәч, Кызыл Позиция  урамында урнашкан тулай торакта танышалар.Уңышлы гына укырга кереп, сентябрьдәге “колхоз” сынауларын, һәр семестр саен зачет-имтиханнарын тапшырып, җәмәгать  эшләрендә актив катнашып, биш елга якын бер-берсен сынап, 5 нче курста, 1964 нче елның 26 нчы декабрь  шимбәсендә  иртәнге якта политэкономиядән имтихан биреп, көндезге сәгать 11 дә ул вакыттагы Ленин урамында урнашкан Үзәк ЗАГСта язылышып, яшь  гаилә төзиләр.Кичен тулай торакта комсомол туе уздырыла.

Наҗия апа сугыш елларында Айбаш авыл Советында  башта – салым агенты, аннары  сәркатип була. Беренче карашка аның эше җиңел тоелса да, Наҗия апа кешеләр янына салым алырга баруның никадәр авыр булганын хәзер дә хәтерли әле. Кешеләрнең көчкә  очны очка ялгап яшәүләрен күреп тора ул, ләкин салым планын да үтәми ярамый. Сугыш вакытының кырыс законнарына барысы да буйсынырга тиеш була.
2014 елның  26 нчы декабренда Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. Бу юлы сертификатка 14  ана ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International