Актаныш муниципаль районында атна саен спорт ярышларын үткәрү матур гадәткә керде. Бу атнаның якшәмбе көнендә җитәкчеләр спартакиадасы үтте. Ярышта хуҗалык, оешма җитәкчеләре, район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре актив катнашты. Җитәкчеләр чаңгы ярышында, тимераякта шуу, волейбол, йөзү, кул көрәшендә үзләренең көчләрен сынадылар. Район ЗАГС бүлеге дә ярышның алгы сафында булды.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2014 елның йомгаклары буенча авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар алдында чыгыш ясады.Үзенең чыгышында ул туу, үлем, язылышу, аерылышу саннарына анализ ясады. Аерылышу фактларын булдырмау йөзеннән үткәрелгән чараларга тукталды.Үлемне вакытында теркәү буенча бергәләп эш алып бару кирәклеге турында сөйләде.
Чистайда яшәүче Карповлар 2015 елның 21 февралендә бергә гомер итүләренә илле ел тулу тантанасын билгеләп үттеләр.
Гаилә өчен 60 ел - зур тормыш юлы. Кызганычка каршы, барлык парлар да кулга-кул тотынышып, шул чорга хәтле бергә барып җитә алмыйлар. Хәзерге заманда шултиклем бергә булу бик сирәк күренеш, шуңа күрә андый вакыйгалар аеруча мөһим һәм кадерле.
24 февраль көнне Минзәләдә район Советы утырышы булып үтте. Бу утырышта Татарстанның Премьер- министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Э. Фаттахов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары А. Шәрипов һәм И.Шәрипов, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры А.Хамаев катнашты.
Бәйрәмгә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, локаль сугышлар ветераннары чакырылган иде. Ветераннар һәм кунаклар каршында Яңа Чишмә муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре чыгыш ясады. Тамшачыларга котлау сүзләрен Яңа Чишмә район башлыгы В.М.Козлов җиткерде.
Бөек Ватан сугышы илебез тарихында әһәмиятле урынны алып тора. Авырлык белән ауланган Бөек Җиңүне без беләбез, хәтерлибез һәм Бөек Ватан сугышы геройлары белән горурланабыз, аларны онытмабыз.