Карповларның алтын туйлары

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

Чистайда яшәүче Карповлар 2015 елның 21 февралендә бергә гомер итүләренә илле ел тулу тантанасын билгеләп үттеләр.

Мария Ивановна һәм Владимир Дмитриевич 1965 елда туйларын мул табыннар артында  үткәрә алмаганнар,  бер- берсенә алтын балдаклар да бүләк итешмәгәннәр. Ә менә хәзер аларның балалары яраткан әти- әниләре хөрмәтенә  бик матур бәйрәм әзерләгәннәр.

ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова-Реутина  әлеге парларга тормыш символы - күмәч тапшырды. Аларга беренче кавышу мизгелләрен искә төшерде, балдаклар алышырга, бер- берсен котларга тәкъдим итте.

 Карповларның төп байлыгы-ике балалары, биш оныклары, оныкчыклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International