Гаилә өчен 60 ел - зур тормыш юлы. Кызганычка каршы, барлык парлар да кулга-кул тотынышып, шул чорга хәтле бергә барып җитә алмыйлар. Хәзерге заманда шултиклем бергә булу бик сирәк күренеш, шуңа күрә андый вакыйгалар аеруча мөһим һәм кадерле.
Әнә шундый парларның берсе – Михайловлар Павел Андрей улы һәм Зинаида Афанасий кызы февральдә бриллант туйларын билгеләп үттеләр. Язмыш аларны 1955 елда кавыштыра һәм менә 60 ел буена алар бер-берсеннән аерылмыйлар. Павел Андрей улы тыл хезмәткәре, 40 ел бульдозерист булып эшләгән. Зинада Афанасий кызы белән алар 3 бала үстергәннәр, бүгенге көндә 5 онык һәм 2 оныкчык аларга шатлык-куаныч өстәп тора. ГХАТ идарәсе җитәкчесе юбилярларны котлап, озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет теләп истәлекле бүләк һәм медаль тапшырды.