Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыккан юбилей медальләре тапшыру

2015 елның 23 феврале, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы илебез тарихында әһәмиятле урынны алып тора. Авырлык белән ауланган Бөек Җиңүне без беләбез, хәтерлибез һәм Бөек Ватан сугышы геройлары белән горурланабыз, аларны онытмабыз.

2015 ел – истәлекле ел. Быел без Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

23 февраль, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең Тантаналар залында дулкынландыргыч чара уздырылды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров  сугыш ветераннарына Бөек  Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыккан  юбилей медальләре тапшырды.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы илебезгә Җиңү китерүгә өлеш керткән, яу кырында үз-үзләрен аямыйча дошманга каршы көрәшкән ветераннарны хөрмәтләде, аларга озын гомер, сәламәтлек , иминлек теләде. Тантаналы чара мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән чыгышлар белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International