Мамадышта эшләп килүче “Шанс” танышулар клубы сөйгән ярларны гына түгел, туганнарны да табырга булыша

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Мамадышта эшләп килүче “Шанс” танышулар клубында күп кенә кызык вакыйгалар очрый. Күптән түгел клубның аноним анкетасын тутырган 42 яшьлек бер ир беренче орашуга килгән хатын-кызда үзенең өченче буын сеңлесен танып ала. Әйтергә кирәк, күптән бер-берсен эзләп йөргән туганнар үзләренең бер районда гомер итүләрен белмәгәннәр дә. Бу очрашулары өчен алар “Шанс” клубына бик рәхмәтле.

“Шанс” танышулар клубы Мамадышта үз эшчәнлеген  нибары бер ел элек кенә башлап җибәрсә дә, үзенең шактый гына нәтиҗәләре белән мактана ала. Бу вакыт дәвамында клуб ярдәмендә 5 гаилә барлыкка килгән, ул гаиләләрдә ике бала дөньяга аваз салган.

Һөнәри димче һәм һөнәри психолог актив төстә Мамадыш районы авылларына да чыгалар. Авыл җирлекләрендә аларга аеруча шат.  Шунысы игътибарга лаек, “Шанс”ка Мамадыш ялгызаклары гына мөрәҗәгать итми. Клиентлар арасында Яр Чаллы, Кукмара, Саба, Вятка Аланы кебек шәһәр һәм район кешеләре дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International