9 нчы июнь көнне Әгерҗе районы пенсионный фонд идарәсендә алты яшь бәхетле парга ана капиталы тапшырылды. ЗАГС идарәсе начальнигы Гусманова Лилия Саим кызы монда катнашкан әниләрне көтеп алган бәбиләре белән котлап аларга бүләкләр тапшырды.
Шәһәр халкының күбесе әлеге акциядә катнашып, балаларга йөрәк җылысы һәм изгелек бүләк итте. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре дә бу чарада читтә калмадылар, балаларны искиткеч матур, күңелле бәйрәмнәре белән котладылар. Алар тарафыннан бүләк ителгән йомшак уенчыклар сабыйлар күңеленә хуш килде.