1 февральдән эш программасы-план буенча һәр авыл җирлегендә үткәнебез, тарихыбызга багышланып, күпләрне яшьлекләренә кире кайтаручы ретро-концертлар сезоны башланды. 2 февраль кичендә Апас районы Акхуҗа авыл җирлегендә аның иң беренчесен акхуҗалылар куйды. Зал шыгрым тулы, аягүрә тамаша кылучылар да күп иде.
Аларның арасында 3 малай – Радмир, Абир, Михаил һәм 2 кыз – Валерия, Нургөл. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әти-әниләрне сабыйлар тууы белән котлап гаилә бәхете, иминлек һәм гаилә учакларының җылысы беркайчанда кимемәвен теләделәр.
2016 елның 2 февралендә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә Яшел Үзән шәһәре, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары буенча Пенсия фонды Идарәсе белән берлектә быел беренче тапкыр тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы оештырылды.
2016 елның 2 февралендә Яр Чаллы шәһәре “Гали Акыш" исемендәге 84 нче лицей – интернатында укучы балалар очен Тантаналар сарае буенча экскурсия үткәрелде.
Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 2016 елның 100 баласы теркәлде.
29 гыйнварь көнне Югары Ослан муниципаль районы Ямбулат авыл җирлегендә Мельниковлар гаиләсе Иван улы Александр һәм Семен кызы Марияне 55 ел бергә тигез гомер итүләре, зɵбəрҗəт туйлары белəн тантаналы тɵстə котладылар. Бу парлар 55 ел бергə кулга кул тотынышып , гаилə учагын кадерлəп саклап, бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп яши бирəлəр.Алар ɵч бала үстереп,аларга югары белем бирəлəр. Хəзерге көндə бу зур,тату гаилə бер- берсенə ярдəм итеп матур гына яши.
Яңа башланган елның беренче гаилә коручы яшь парын, шушы елда беренче булып дөньяга аваз салган яңа туган сабыен тантаналы рәвештә теркәү һәм район җитәкчелеге тарафыннан котлау күптән инде күркәм традициягә әйләнде. Әлбәттә быелгысы ел да бу традиция дәвам иттерелде.
Сарман районы Яңа Әхмәт авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Сөләйманова Нуриәсма Миргалим кызына 2016 нчы елның 1 нче февралендә 95 яшь тулды. Нуриәсма апа үзенең хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаган. Тормыш иптәше белән 11 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бугенге көндә 9 оныгы, 10 оныкчыгы шатлыклары белән яши.
Нәкъ 1 февраль көнне районда яшәүче дүрт ветераныбыз үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Юбилярларны өйләрендә котларга, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшыру өчен район Советының аппарат җитәкчесе Эмиль Салют улы Ахметов килде.
2016 елның 1нче февралендә Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге район делегациясе Мөслим авылында гомер итүче Исламова Миңнесәхия Закир кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Миңнесәхия ханымга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.