Зәйнәп апа Иске Юраш авылыннан. 7 класс белем алгач, Бөек Ватан сугышы башлана. “Җәен яшел кырда, кышын урманда эшләдем”, - ди ул. Яшүсмер кызларга өлкәннәр белән беррәттән урман кисүдә катнашырга туры килә, шулай итеп җиңүгә өлеш кертә. Аңа яхшы кәеф, саулык телибез.
2016 елның гыйнвар аенда Яшел Үзән районында 127 бала теркәлгән, алар арасында 57се - малай һәм 70е - кыз. Яшел Үзән халкының үзләренең яңа туган балаларына кушкан исемнәр арасында иң популяры: Тимур, Артем, Даниил, Илья, Милана, Айзилә, Софья, Амалия. Иң сирәк исемнәр: Дарий, Ефим, Радель, Герман, Агата, Айза, Амелия, Илүсә.
Ул 2016 нче елның 27 январендә туган Давыдов Роман Герман улы. Роман әтисе Герман Владимир улының һәм әнисе Карина Ринат кызының беренче баласы. ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина танталы рәвештә Романның әтисен котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.
Актаныш районы Татар Ямалы авылы тыл ветераны Ибрахимова Сания Ибрахим кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.
Азнакай музее өчен ЗАГС турында әзерләнгән мәгълүматлар, материаллар һәм 2015 елның нәтиҗәләре ЗАГС бүлегенең коллективы белән музей буенча экскурсия үткәрелгән чорда бирелде.
2016 елнын 3-нче февраль көнне, Атабай-Әнкәбә авылында туып-үскән, тыл һәм хезмәт ветераны, Кәбирова Музафирә Кәбир кызының, 90-яшьлек юбилеен үткәрде. Юбилярны, даими рәвештә куршесе-хезмәт ветераны, куп балалы хатын-кыз, Давлетшина Гөлшат Нуртдин кызы карый. Музафирә әбине юбилее белән котлап Буа районы администрациясеннән Гайфуллин М.И., Исмагилова В.Р., ООО «Авангард»-тан: Гиматдинов Х.В., Исэк авыл жирлеге башлыгы Мохэммэтзянова З.Р., юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бүген, 2016 елның 3 февралендә Буа муниципаль районнының Зур Кырлангы авыланда яшэүче Мәрзия Газизрахман кызы Мөдәррисова үзенең олы 100 яшьлек юбилеен гаилә кочагында каршы алды.
Бу хатын-кыз Ленинград блокадасыннан исән-сау калган. Сугыштан соң тормыш иптәше белән шунда ук заводта эшләгән. Бер кыз бала табып, тәрбияләп, оныгын үстерергә булыша. Картайган көнендә, туган авылы Әгерҗегә кайтып, туганнарында яши.
2 февраль көнне Югары Ослан муниципаль районы Куралово авыл җирлегендә Тарасовлар гаиләсе Степан улы Геннадий һәм Макар кызы Валентинаны 55 ел бергә тигез гомер итүләре, зɵбəрҗəт туйлары белəн тантаналы тɵстə котладылар.Бу парлар хɵрмəткə лаек,яшь буын ɵчен үрнəк булып торалар. Нинди искиткеч, балалары һəм оныклары əти-əнилəренең бер-берсенə эчкерсез булып,хɵрмəт итеп,яратып яшəүлəренə сокланалар.
2016 елның 2 февралендә Әгерҗе бала тудыру йортында танталы рәвештә мөселман гаиләсе - Гариевларга туу турында таныклык тапшырдылар. Кызларына бик матур чын татар исеме - Хәдичә исеме бирелде. Ул изге исем, чөнки Ислам динендә бөек хатын була, һәм Мөһәммәтнең беренче хатыны да шул исемдә була.