ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаилә - баланың төп тәрбиячесе. Гаилә. Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүз бу! Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - Гадел, Акыллы, Ихтирамга Лаек Әти-әни дигән сүзләр җыелмасы ул. Димәк гаиләнең ныклы, тотрыклы булуы өчен әлеге төшенчеләрнең камил рәвештә булулары шарт.

Тумышы белән Ромодан егетен 1944 елда армия сафларына хезмәт итәргә алалар hәм 1950 елда гына үзенең туган ягына әйләнеп кайта. Хезмәт итү дәверендә аңа Монголиядә булырга туры килгән. Анда ул әсирлеккә төшкән Япония солдатларын саклаган.

Үзенең түгәрәк юбилее белән ветеранны котларга килделәр: ветераннар советы рәисе Николай Глазунов, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина, ЗАГС мөдире башлыгы Валентина Увакина, шәhәр жирлеге башлыгы депутаты Андрей Егоров.

          2016 елның 6 апрелендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә гаилә кыйммәтләрен саклап калу максаты белән икенче, өченче балалары туган гаиләләргә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы үткәрелде.

Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында яшәүче Төхвәтуллина Мөнәвәрә Галимҗан кызына 7 апрель көнне 95 яшь тулды. Төхвәтуллина Мөнәвәрәнең тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны. Төхвәтуллина Мөнәвәрә озак еллар хисапчы булып эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Мөнәвәрә Төхвәтуллинаның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Кызыл армия урамындагы паркны реконструкцияләү һәм шәһәр сулыгын төзекләндерүгә багышланган проект-семинарда катнашты. Ул 7 апрель көнне Никахлашу сараенда узды.

7 апрель көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе булып узды. Аның эшендәдпутатлар, муниципаль хезмәт җитәкчеләре, шулай ук Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге начальнигы да катнашты.

7 апрельдә 18 бәхетле ана Пенсия белән тәэмин итү идарәсе баш белгече А.Н. Курылева һәм Алабуга ЗАГС бүлеге башлыгы  Л.М.Григорьева кулыннан ана капиталы таныклыгы кабул иттеләр. Бу тантана, гадәттәгечә, ЗАГСның тантаналар залында уздырылды.

 2016 елның 07 апрель көнендә Саба районы Югары Симет авылында яшәүче Рәхимә Кәримова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Рәхимә әбине котларга район җитәкчелеге, жирле үзидарә башлыгы килгән иде. Аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр хәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Россия гражданинының төп документын тапшыру тантанасы Алексеевск районы ЗАГС бинасында булды.

Район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә  яшәүче егетләр һәм кызларны тормышларындагы шушы истәлекле вакыйга белән район ветераннар советы рәисе Николай Глазунов, “Заря”(“Таң”) район газетасы редакторы, Әфганстан сугышы ветераны Сергей Кулев һәм ЗАГС начальнигы Валентина Увакина котлады.  Яшь гражданнарны, паспортлардан тыш, истәлекле бүләкләр белән дә бүләкләделәр.

Балтач районында һәрдаим гаилә конкурслары уздырылып килә. Күптән түгел “Әти, әни һәм мин” дип исемләнгән гаилә фестиваленә йомгак ясалды. Бу фестиваль  Бөек Ватан сугышының 71 еллыгына, шулай ук гаилә институтының дәрәҗәсен, абруен ныгыту уңаеннан уткәрелде. Һәр гаилә үзенең бердәмлеген, дус-тату булуын күрсәтте. Мондый үрнәк, спортка гашыйк гаиләләргә киләчәктә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз.       


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International