Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

          2016 елның 6 апрелендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә гаилә кыйммәтләрен саклап калу максаты белән икенче, өченче балалары туган гаиләләргә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Бу мөһим чара Пенсия фонды  социаль түләү бүлеге мөдире Данилова Р.С.,  ААҖ “Автоградбанк”  Әлмәт филиалы җитәкчесе Сиярбаева Л.С., “Акибанк” филиалы җитәкче урынбасары Гамирова Э.В. катнашында узды. Дәүләт тарафыннан ярдәм итү нияте белән бирелә торган ана (гаилә) капиталы сертификатларына 15 бәхетле гаилә ия булды. ГХАТ идарәсенең баш белгече Артемьева О.В. һәм чараның спонсорлары гаиләләргә сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International