2016 елның 07 апрель көнендә Саба районы Югары Симет авылында яшәүче Рәхимә Кәримова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Рәхимә әбине котларга район җитәкчелеге, жирле үзидарә башлыгы килгән иде. Аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр хәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.